Бөтенроссия халык санын алуның яңа датасы аталган

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бу хакта РИА Новости агентлыгын Росстат башлыгы Павел Малковка сылтама белән хәбәр итте. «Халык санын алу 2020 елның октябрендә планлаштырылган иде. Коронавирус инфекциясе эпидемиясе таралуга бәйле рәвештә, 2021 елның апреленә күчерү турында карар кабул ителде. Чараның төп өлеше 2021 елның апрелендә узачак. Бару буенча кыенлыклар булган урыннарда халык санын алу 2020 елның октябрендә башланачак», — диде Малков. Аның сүзләренә караганда, вакыт моның «нигезле карар» булганлыгын күрсәткән. «Безнең өчен төп өстенлек — гражданнар сәламәтлеге», — дип искәртә Малков.
Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр күп каналлы форматта узачак. Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә яза ала. Әлеге чарада күп функцияле үзәкләрдә яки стационар исәпкә алу участокларына килеп тә катнашып булачак. Йортлар буенча 315 мең исәпкә алучы һәм 45 мең кыр контролеры йөриячәк, алар үз эшләрендә электрон планшетлардан файдаланачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International