Салым салуның нинди системасына күчәргә?

2020 елның 30 июне, сишәмбе

ЕНВД кулланучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:
1)салым салуның гадиләштерелгән системасына. 
2) үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15тән дә артмаган хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин; 
3) ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин. 
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән режимнарны кулланганда ЕНВД (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәмә кыйммәткә салым, оешмалар (физик затлар) милкенә салым кебек үк салым түләүдән азат ителәләр.
Салым салуның гамәлдәге режимнары турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган .www.nalog.ru)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International