«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»: хәйрия акциясе йомгаклары

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бөгелмәнең волонтерлары инде азык-төлек җыелмасының финал партиясен тараттылар. Ярдәмне 1400дән артык кеше алды - бу 5 000гә якын җыелма.

Җыелмаларны алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм муниципалитет билгеләде. Аңа ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз керемлеләр, шулай ук эшмәкәрләр һәм пандемиядән зыян күргән тармакларда үз-үзләрен тәэмин итүчеләр керде. Хәйрия акциясендә актив катнашучылар предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар һәм җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар булды.

"Эпидемия бөтен кешегә кешенең кыйммәте һәм аның әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәте турында искә төшерде. Күңелләре белән игелек кылырга омтылучылар өчен бернинди чикләр дә юк, - дип билгеләп үтә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International