Татарстанлыларның 83%ка якыны РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплады

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстандагы сайлаучыларның 83 процентка якыны Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

«Үзгәрешләр кертү өчен 1 миллион 943 мең 685 сайлаучы тавыш бирде, бу — сайлаучыларның 82,81 процентын тәшкил итә. 389 мең 765 сайлаучы каршы тавыш бирде, бу — 16,61 процентны тәшкил итә», — дип сөйләде ул.

Якынча мәгълүматларга караганда, Татарстанда гомумроссия тавыш бирүендә 2 миллион 348 мең 179 граждан катнашкан. «Тавыш бирергә килү күрсәткече 79,68 процент тәшкил итте», — дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International