«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ исеменнән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында штормлы кисәтү килде.
2020 елның 8 июленең беренче яртысында һәм 9 июленең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы +35..+37˚булган эсселек көтелә.