Бөгелмәдә имамнар җыелышы узды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Мөселманнар өчен изге бәйрәм алдыннан Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды. Әлеге чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк-көнчыгышы казые Рамил хәзрәт Хөснетдинов рәислегендә узды, анда Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләре имамнары, шулай ук мөхтәсибәт бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов шәһәр һәм район имамнарын гает намазын үткәрү тәртибе белән таныштырды. Шулай ук Роспотребнадзор тәкъдим иткән саклану чараларын үтәү кагыйдәләрен искә төшерде.

Әңгәмә барышында имамнар районда санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм бәйрәм чаралары уздыру кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Җыелыш азагында имамнар Аллаһка мактау сүзләрен ирештерделәр һәм тынычлык, сәламәтлек, бөгелмәлеләр һәм тулаем республика өчен барлык игелекләрне сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International