Балалары булып, эшләрен югалткан бөгелмәлеләр август аенда яңа пособиеләр алачак

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Эшсез ата-аналар августта коронавирус пандемиясе вакытында ярдәм сыйфатында, алты мең сумга кадәр пособие алачак.

Әлеге пособие инфекция таралу аркасында кризис чорында россиялеләргә ярдәм сыйфатында кертелде. Түләү алу өчен 18 яшькә җитмәгән баланың булуы шарт булып тора.

Эшсез ата-аналар өчен матди ярдәм кертүне Россия президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Башта акча гражданнарга өч ай дәвамында киләчәк дип уйланылган иде, әмма түләүне озынайтырга карар кылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International