Сан буенча сигезенче бөгелмәле коронавирус инфекциясе белән авырды

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 очрагын теркәделәр, шуларның 2 читтән керүче, калганнары контактта. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

20 кешене хастаханәгә салганнар, 13 кеше өйдә дәвалана. Яшь категорияләре буенча: 18 яшькә кадәр — ике, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр — 2, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр — 11, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — 8, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр — 6, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр — 4 кеше авырган. 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар теркәлмәгән.

Казанда — 18, Яр Чаллыда — 2, Арчада — 2, Югары Осланда — 2, Тукай районында — 2, Биектау, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Сарманда авыруның берәр очрагы ачыкланган. 27 июльгә Татарстанда COVID-19 ның барлыгы 5469 очрагы билгеле. Инфекцияне кичереп, 4324 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 30 кеше.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International