1 августтан Татарстан Республикасы Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе 2019 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Ул узган ел иминият взнослары кергән иминият пенсияләренә кагыла.
Традицион индексациядән аермалы буларак, пенсия күләме бу очракта теркәлгән коэффициентка бәрабәр булып арта. Август аенда яңадан исәпләү суммасы пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә дә күбрәк була. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә, максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни – 279 сум. (2020 ел коэффициенты күләме агымдагы 2020 елда хезмәт эшчәнлеген туктаткан очракта алына) Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга тупланмалар акчаларыннан: пенсия тупланмасыннан, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән чыгып та акча күләме арттырылачак. Әлеге яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләре белән дә бәйле. Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү 395 бөгелмәлегә, шул исәптән 41 вакытлы пенсия алучыга һәм 57 тупланма пенсиягә кагыла. Аларның айлык түләүләре 2019 елга инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлау коэффициентын исәпкә алып арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 процент тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын кушылып финанслау буенча дәүләт программасында катнашучылар ала торган ашыгыч пенсия түләве өчен коэффициент 7,9 процент тәшкил итәчәк.