Бөгелмәнең ашыгыч ярдәме атнасына 600 тапкыр кешеләрне коткарырга чыккан

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

20 июльдән 26 июльгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 597 тапкыр чакыру буенча чыкканнар. Шул исәптән балаларга - 55 тапкыр. 265 тапкыр табиблар авыруларны ташу юлы белән ашыгыч ярдәм күрсәткән. Аларның 53 е - бәхетсезлек очраклары, шул исәптән 13е - балалар катнашында.

Өч юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше зыян күргән. Аларның дүртесе Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелгән һәм госпитализацияләнгән. Иҗтимагый урыннарга ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 37 тапкыр чыкты, шул исәптән биш тапкыр - балага ярдәм итү өчен.

«Бугульминская газета»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International