Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенең гражданнарны уртак кабул итүе

2020 елның 11 августы, сишәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә бирү мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International