Бөгелмә мэриясендә Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Бөгелмә районы, хокук саклау органнары, администрация, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль яклау, идарәче компанияләр вәкилләре җыелды. Утырышның төп максаты - караклыкны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар эшләү һәм кабул итү.
Түгәрәк өстәл утырышы барышында анда катнашучылар дистанцион алдалауны профилактикалауга юнәлтелгән берничә тәкъдим керттеләр: бюджет оешмаларының мәгълүмат стендларында тематик листовкалар урнаштыру, ЕРЦ ның түләү квитанцияләрендә дистанцион алдакчыларның методлары турында халыкка профилактик мәгълүмат бирү. Чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларга тематика буенча мәгълүмати листовкалар бирелде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.