Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка гражданнарны кабул итү барышында 5 бөгелмәле мөрәҗәгать итте. Сораулар җир кишәрлекләрен бүлеп бирү яки яңадан рәсмиләштерү, шәхси йортның тузган түбәсен ремонтлау мәсьәләләренә кагылышлы иде. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле биремнәр бирелде.

Шәһәр башлыгына кабул итүгә хакимиятнең Bugulma.tatar.ru рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе аша гариза җибәреп, шулай ук 8(855594) 4-19-10 телефоны буенча язылырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International