Бөгелмә мэриясендә узган киңәшмәдә хәйрия инициативалары турында доклад белән «Татнефть» ГАҖнең Бөгелмә механика заводы директоры Михаил Швецов чыгыш ясады.
2020 елның мартында «Татнефть» ГАҖндә пандемия чорында муниципаль берәмлекләр штаблары, Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән оператив хезмәттәшлек итү өчен коронавирус инфекция таралуны кисәтү буенча үзәк штаб оештырылды, шундый ук штаблар территория урнашкан урыннардагы компания предприятиеләрендә булдырылды. «Татнефть»тән Бөгелмә һәм Бөгелмә районындагы штаб җитәкчесе итеп Михаил Швецов билгеләнде.
Кыска вакыт эчендә саклану чаралары, дезинфекцияләүче эремәләр, зарарсызландыру чаралары әзерләү һәм җиткерү эше оештырылды. Бөгелмә муниципалитетына 160 мең сумнан артык саклагыч битлекләр һәм костюмнар тегү өчен тукымалар һәм эшләнмәләр тапшырылды.