Бөгелмә мэры Евгений Деданинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Фаҗига кичә, 1 сентябрьдә булды.

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров һәлак булган эшмәкәр – «Изобилие» кибетләре челтәре хуҗасының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

“Евгений Александрович бөгелмәлеләр хәтерендә шәһәрнең иң прогрессив бизнесменнарының берсе, үз эшенең фидакаре, яхшы гаилә башлыгы: әти һәм ир булып калачак. Ул үз белеме, профессионализмы һәм стратегик фикерләве нәтиҗәсендә уңышка ирешкән кеше. Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының, дусларының һәм аның белән таныш булган барлык кешеләрнең кайгысын уртаклашам. Без барыбыз да кайгыда”, – диде Линар Закиров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International