Митингта катнашучыларны шәһәребез мэры И.Ә.Касыймов сәламләде.
“ Бүген тыныч тормышта да, Әфган сугышын кичеп кайтканнарның күбесе Ватаныбызга хезмәт итүен дәвам итә. Сез яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүдә үзегездән күп өлеш кертәсез. Батыр, кыю, нык ирләр булганыгыз, гражданлык позицияләрен югалтмыйча саклаганыгыз һәм дәүләтебезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торганыгыз өчен Сезгә бик зур рәхмәт”, - дип белдерде И.Ә.Касыймов.
Кадет мәктәбе укучылары һәм яшь гвардиячеләр митинг бетүгә туп-туры яу кырында ятып калган сугышчыларның истәлекле урыннары буйлап киттеләр. 2 чаңгычы десант та сугышчыларның истәлекле урыннары буенча маршрут алдылар.
Шәһәребез һәм районыбызның 285 ир-егете арасыннан Әфганның утлы юлы буйлап үткән 80 сугышчысына югары хөкүмәт бүләкләре бирелде. 11 һәлак булган Әфган һәм Чечня сугышчысы бүләкләнде. Аларның исемнәре һәм рәсемнәре интернацианалист-сугышчылар мемориалына мәңгелеккә уеп язылган.