Татарстанда иң яхшы яшь эшкуарларны сайладылар

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Региональ этап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты ярдәмендә үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен Татарстан эшкуарларыннан 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге затлардан 260тан артык гариза керде. Җиңүчеләргә истәлеккә дипломнар һәм чараның партнерларыннан бизнесны үстерү өчен 15, 25 һәм 50 мең сумга сертификатлар тапшырылды.

Региональ этап финалы Татарстан Республикасы Эшкуарлар йортында узды. Бөгелмә муниципаль районының «Советская» сәнәгать мәйданчыгы резиденты, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү белән шөгыльләнә торган И.И. Минһаҗев «җитештерү» номинациясендә катнашу өчен гариза биргән. Ул  диплом һәм бизнесны үстерүгә сертификат белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, катнашучыларны сайлап алу 8 номинация буенча узды: «Интернет эшкуарлык», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтү өлкәсе».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International