Бөгелмә-Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүче

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә икенче тапкыр “Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар” Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Беренче тапкыр шәһәр «Бөгелмә үзәген активлаштыру»проектын тормышка ашыру өчен 2018 елда 100 миллион сум күләмендә грант откан иде.

Бу юлы, 100 мең кешегә кадәр яшәүчесе булган кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр категориясендә шәһәр М. Җәлил урамындагы үзәк сулык янындагы территорияне төзекләндерү проектын (Техника йорты артындагы һәм үзәк универмаг янындагы сквер) тормышка ашыру өчен 80 миллион сум күләмендә грант алачак. Проект буенча эшләр башкару 2021 елга планлаштырылган. Проектның авторы – Бөгелмәнең баш архитекторы Артем Цокур.

Конкурс үз-үзеңне изоляцияләү чорына туры килде, шуңа күрә эшнең күп өлеше, шул исәптән халык белән дә, онлайн режимында үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International