Бөгелмәдә “Җиңү диктанты” акциясендә 250 кеше катнашты, алар арасыннан 100 кеше диктантны махсус оештырылган ике мәйданчыкта язды, ә 150 кеше онлайн режимда катнашты.
1нче мәктәпнең актлар залында төп мәйданчыкта катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, “Единая Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Әнвәр Әхмәдиев сәламләде.
Исегезгә төшерәбез, 75 еллыгы бөтен дөньяда киң билгеләп үтелә торган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган Бөтенроссия тарихи диктанты, партиянең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында, икенче ел үткәрелә. Ул “Истә тоту өчен белү кирәк” дигән шигар астында уза. Сүз Бөек Ватан сугышы елларында булган хәлләрне истә тоту турында бара.