Online татарча диктант - 2020

2020 елның 18 сентябре, җомга

Татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча бишенче тапкыр оештырылучы «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе 26 сентябрьдә узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә «Татарча диктант»ның дикторлары Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров булачак, дип яза «Татар-информ».

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар.

Ә Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

 

Акциядә һәркем катнаша ала. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.

Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында онлайн-режимда узачак. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә һәм республиканың барлык районнарында татарлар яши торган җирләрдә компакт мәйданчыклар оештырылачак.

Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак. Акция иртәнге 11:00 сәгатьтә башланачак.

Подробнее: http://kazan-journal.ru/news/novosti/online-tatarcha-diktant-20

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International