Бөгелмә районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнү буенча дәресләргә чакыра

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне "Без - татарлар" дип аталган татар телен өйрәнү курсларына укырга чакыра.

Беренче дәрес 1 октябрь көнне сәгать унда үзәк мәчеттә үтәчәк. Уку срогы - 6 ай, дәресләр атнага ике тапкыр булачак. Укыту эшенә дипломлы белгечләр - татар филологлары җәлеп ителә. Дәресләр "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән "Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен" ("Татарский язык. Для начинающих") дигән дәреслек буенча алып барылачак.

Татар теле курслары түләүсез эшли. Укуны уңышлы төгәлләгән тыңлаучыларга сертификат биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International