Коронавирус, ОРВИ һәм хастаханәдән тыш пневмонияләр: атна мәгълүматлары

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр итә, Узган атнада Бөгелмә муниципаль районында яңа коронавирус инфекциясенең 2 очрагы теркәлгән.

Шулай ук бу чорда ОРВИның 153 очрагы теркәлгән, бу узган атна белән чагыштырганда 47,3%ка кимрәк. ОРВИ белән авыручылар күбесенчә балалар арасында теркәлә.

Хастаханәдән тыш пневмония буенча 62 очрак теркәлгән, бу узган атна белән чагыштырганда 10,7% ка күбрәк.

Билгеләп үтик, хәзерге вакытта гриппка каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә 16133 кешегә прививка ясатылган, бу планның 26,1% ын тәшкил итә. Шулардан 2085 бала һәм 14048 олы кешегә прививка ясалган.

Коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм кайнар линия номеры 8-800-222-59-00 (көн саен 7.30 дан 20.00 гә кадәр) яки тәүлек буе (843) 231-20-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International