«Юность» спорткомплексында «Өченче яшь» пенсионерлар Республика Спартакиадасының район этабы узды. Быел ярышлар уникенче тапкыр үткәрелде. 100гә якын бөгелмәле пенсиянең актив яшәү рәвеше турында бөтенләй онытырга сәбәп түгеллеген тагын бер кат исбатлады.
Чара башында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова Лидия Васильевага, Наталья Березовскаяга, Владимир Беловка һәм Юрий Некрасовка «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгеләрен тапшырды.
Бу юлы өченче буын вәкилләре дартс, өстәл теннисы, скандинавия йөреше, ату һәм йөзү буенча үз көчләрен сынап карый алдылар.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.