Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында сөйли

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлеге халыкка автомототранспорт чараларын һәм аларның тагылмаларын теркәү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына таныклык бирү һәм дәүләт квалификация имтиханнарын кабул итү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтә.

Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша алырга мөмкин www.gosuslugi.ru 

Теркәлү-имтихан эшчәнлеге буенча гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегендә (85594) 4-87-98 телефоны аша белә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International