Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
Өлкәннәр көне - зирәклек һәм игелек бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм. Анда - җылылык һәм ихласлык, хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу бәйрәм - буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, чорлар бәйләнеше символы.
Сез үзегезне туган шәһәрегез, республика, илебез хакына армый-талмый хезмәт итүгә багышладыгыз. Сезнең тормыш - фидакарьлек, батырлык һәм әхлак үрнәге.
Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр булдыгыз, бар һәм булачаксыз.
Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, рух көчегез, Ватанга эчкерсез мәхәббәтегез өчен рәхмәт сүзләрен һәм чиксез хөрмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телим! Озын гомер сезгә!
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры
Линар Закиров