Җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын кулланмаучыларгә кисәтү ясадылар һәм битлек киюнең мөһим булуын әйттеләр. Кызганыч, бөгелмәлеләрнең күбесе бу таләпләрне үтәми. Битлек киюдән баш тарткан очракта, тәртип сакчылары беркетмә төзергә мәҗбүр. Һәр очрак административ комиссия утырышында карала һәм хокук бозучыга җәза бирү турында карар чыгарыла.
Хәзер полиция хезмәткәрләре көн саен диярлек "битлек" режимын бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Мондый рейдлар кибет һәм сәүдә үзәкләрендә генә түгел, ә җәмәгать транспортларында да оештырылачак.