Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил алмашучан, секундына 2-7 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы +3..+5, урыны белән -1. Көндез максималь һава температурасы +16..+20˚.