Казанда "Триумф" спорткомплексында пенсионерлар арасында X «Өченче яшь» спартакиадасы узды. Быел ярышлар Татарстан АССРы оешуга 100 ел тулуга багышланган.
Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 300гә якын катнашучы спортның биш төрендә җиңү өчен көрәште. “Көмеш” яшьтәге бөгелмәлеләр Татарстанның иң яхшы биш командасы арасына керде.
Спартакиада ТР Спорт министрлыгы һәм “Россия пенсионерлары берлеге” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ярдәмендә узды.