Бөгелмә яшьләре өлкәннәрнең йортларында чисталык урнаштыра

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе белән берлектә, өлкәннәргә һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтә.

Яшьгвардиячеләр һәм студентлар ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләрендә чисталык урнаштыра: идәннәрне һәм тәрәзәләрне юалар, аш-су бүлмәсен җыештыралар. Шулай ук, кирәк булганда, егетләр йорт яны территорияләрен җыештыралар һәм бакчаларны казыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International