Владимир Путин ГТО нормаларын үтәгән гражданнар өчен ташламалар турында уйларга тәкъдим итте

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышын уздырды. Фикер алышу барышында дәүләт башлыгы «Хезмәткә һәм оборонага әзер»физкультура-спорт комплексын популярлаштыру мәсьәләсен күтәрде.

Видеоэлемтә буенча Дәүләт Советының «Туризм, физик культура һәм спорт» юнәлеше буенча эшче төркемен җитәкләүче Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко белдергәнчә, гражданнарның ГТО сынауларын узуга кызыксынуларын стимуллаштырырга кирәк һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәгән өчен спорт товарларына ташламалар системасын һәм төрле ташламаларны карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International