Бөгелмәнең «Радуга» үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Николаевна Матюнинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмәнең «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Анатольевна Плеханова белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы Галина Николаевна Матюнинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Ольга Анатольевна ветеранга В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закировтан бүләк тапшырды.
Галина Николаевна, үз чиратында, котлау сүзләренә һәм үз юбилеена игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.