Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге капиталь ремонтының беренче этабы ахырына якынлаша. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе барышында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.
Подрядчы фасадны, тәрәзәләрне яңарткан, электромонтаж һәм түбә ябу эшләре, җылыту системасын алыштыру эшләре һәм башкаларны үткәргән.
"Бина совет чорындагы эклектика стилендә, без эчке төзеклекне сакларга тырыштык. Лаеклы килеп чыга. Яңартылган сәнгать мәктәбе ачылу яшь бөгелмәлеләр өчен менә дигән бүләк булыр дип уйлыйм», - дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.