Бөгелмәлеләрне салымнарны вакытында түләргә чакыралар

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча №17 районара инспекциясе начальнигы урынбасары Гүзәл Карманова салымнарны вакытында түләү кирәклеген искә төшерде.

Октябрь дәвамында салым органнары физик затлар тарафыннан транспорт, җир һәм физик затлар милкенә салым түләү өчен салым белдерүләрен формалаштыруны/җибәрүне төгәлләделәр.

Күрсәтелгән салымнарны, 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Милек салымнарын вакытында түләмәгән очракта, 2 декабрьдән башлап, срогы чыккан өчен пенялар исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International