Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемиологик хәл

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада ОРВИ үсеше үткән ел белән чагыштырганда 29,7% тәшкил итте. Авыручыларның гомуми саны 679 кеше, шуларның 188е-балалар. Эпидемия бусагасы 34% ка арткан. Грипп теркәлмәгән.

Узган атнада хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 61 очрак тәшкил итте, яңа коронавирус инфекциясе – 6. Элемтә өчен җаваплы затлар билгеләнде. Алар медицина күзәтүе астында торалар, лаборатор тикшерү үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International