Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров халыкны кабул итте. Өч сәгать дәвамында халык сорауларына җавап бирде.
Сораулар арасында: дәвалануга бару өчен финанс ярдәме күрсәтү, торак шартларын яхшырту, металл гаражны йорт ишегалдына күчерүдә ярдәм күрсәтү, шулай ук янгын чыкканнан соң, мөгезле эре терлек өчен азык базасын торгызуда ярдәм итү буенча сораулар бар.
Һәр мөрәҗәгать итүче үз проблемасы буенча тулы консультация алды, аны хәл итүнең мөмкин вариантлары күрсәтелде. Барлык сораулар да башлык контроленә алынды һәм вәкаләтле затларга эш производствосына тапшырылды.