2008 елдан башлап Бөгелмәдә һәм районда 681 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы буенча күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында «ТКХ Департаменты» МУП директоры Илдар Бадыйков сөйләде.

Бу - торак фондын модернизацияләүнең иң масштаблы проектларының берсе. Әлеге программа Бөгелмә муниципаль районында 2008 елдан бирле тормышка ашырыла. Аны гамәлгә ашыру чорында 681 йортка капиталь ремонт ясалды, бу ихтыяҗның 78,1 % ын тәшкил итә. Капиталь ремонт программаны тормышка ашыру барышында якынча 2,8 млрд. сумлык эш башкарылган, 65 меңнән артык кеше торак шартларын яхшырткан.

2020 елда 46 күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләр 226,4 млн. сумлык башкарылган, бу 2019 ел белән чагыштырганда 19,5% ка күбрәк.

2020 елны тәмамлау белән параллель рәвештә 2021 елга капиталь ремонт программасын формалаштыру буенча эш алып барыла.

2021 елда 33 объектта эшләр башкару планлаштырыла, финанслауның гомуми күләме 219,3 млн.сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International