ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмә районында ОРВИ белән авыручылар саны 438 очрак тәшкил иткән, шул исәптән балалар арасында 109 очрак яки 24,8%. Эпидемия бусагасыннан 16,8% ка артып киткән.
ОРВИ белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 35% ка кимегән. Грипп очраклары теркәлмәгән.
Хастаханәдән тыш пневмония буенча - узган атнада 48 очрак, бу узган атна белән чагыштырганда 21,3% ка кимрәк (61 очрак).
Узган атнада яңа коронавирус йогышының 3 очрагы ачыкланды, бу узган атна белән чагыштырганда 2 тапкыр кимрәк.
Авырулар санының торышы Республика йогышлы авыфруларга каршы штабы һәм Бөгелмә муниципаль районының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе контролендә тора.
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә барлыгы 35264 кеше прививка ясаткан. Прививка ясатырга теләүчеләр «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның сырхауханәсенә вакцинация ясау өчен мөрәҗәгать итә алалар. Беренче чиратта бу анамнезда хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләргә, оешкан балаларга, шулай ук һөнәри «риск төркеме» ннән булган затларга - медицина хезмәткәрләре, мәгариф хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре һ. б. кагыла.