Татарстанның Буа, Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итте. Зарарлануның сәбәбе - кирәкле ветеринария документларыннан башка кошлар сатып алу һәм кыргый кошлар булган табигый сулыкка керү. Алар шулай ук инфекцияне төп таратучылар булып торалар. Кош гриппы булган барлык кош-корт санын бетерү буенча эш алып барылды. Кошчыларга зур икътисади зыян китерелгән.