Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге (Бөгелмә территориаль бүлеге) үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы эшкуарлары өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Бөгелмә территориаль идарәсендә (Бөгелмә шәһәре, Ворошилов ур., 4 йорт) консультация алу өчен алдан язылу 8(85594) 4-15-16, 4-16-07 (2020 елның 16-17 ноябрендә 10.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 9ән 12.45 кә кадәр) телефон номерлары буенча башкарыла.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Бөгелмә территориаль органы эшкуарларны (алдан язылу буенча) Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, 4 нче йорт адресы буенча көтеп кала.