2020 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2020 ел башыннан унынчы игезәк пар тууы теркәлде. Ике могҗиза – ике матур малай туды. Бәхетле очрак Мокеевлар - Сергей һәм Вера гаиләсендә булды.
Сабыйлар 11 ноябрьдә 1 минут аерма белән дөньяга килде. Нәниләрне Александр һәм Михаил дип атадылар.
Беренче документларны - туу турында таныклыкларны тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ата-аналарны чын күңелдән әлеге вакыйга белән котладылар, аларга иминлек, бәхет, игелек, шулай ук балаларны тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.