Бөгелмә театрының иҗат төркемен бик бай көннәр көтә. Бу атнада артистлар үз тамашачыларына ике спектакль тәкъдим итәчәк. 21 ноябрь - "Долгожитель" комедиясе, 22 ноябрь - «Казанское полотенце» музыкаль комедиясе. Ә менә киләсе атнадан вакыт давыл сыман очачак, көннәр вакыйгаларга бай булачак.
Җомга көнне, 27 ноябрьдә, «Божьи одуванчики» комедиясе күрсәтеләчәк. Шимбә көнне - Әлмәткә «Казанское полотенце» белән бару, якшәмбе көнне туган сәхнәдә «Танцы на праздник урожая» драмасы уйналачак.
Ә 1 декабрьдә Бөгелмә театры гастрольләргә китә. «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында, Казанда «Кече шәһәрләр театрлары» проекты чараларына куелган «Танцы на праздник урожая» драмасын күрсәтәчәкләр.