Бөгелмә хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе утырышы узды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чаралар дәвам итә. Хәрби комиссариатта район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков рәислегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Бүгенге көндә районның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясен 325 кеше үтте. Хәрби хезмәткә 32 бөгелмәле җибәрелгән. Комиссиядә 17 егеткә карата карар кабул ителде.

Армиягә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы 8 декабрьгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International