Шимбә көнне, 28 ноябрьдә, 8.00 сәгатьтән башлап, бөгелмәлеләр җирле товар җитештерүчеләр продукциясен сатып ала алачаклар. Үз товарларын шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим итәчәк.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килүчеләр ит, казылык, сөт, каймак, эремчек, бал, ярма, он, яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып ала алачаклар. Ярминкә гадәттәгечә Үзәк мәйданда - Гашек урамы территориясендә узачак.