Бөгелмәлеләр фонд биржасында акча эшләргә омтылып, бер миллион сум акчадан колак какканнар

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Мошенниклык факты турында гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә 51 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында аның 11 ноябрьдә үз телефонындагы популяр кушымтада брокер фирмасының рекламасын күрүе ачыкланган. Рекламада фирманың брокер хезмәтләре тәкъдим итүе, ә нәкъ менә акцияләр һәм нефть сату белән шөгыльләнүе аңлашыла. Аннан соң ул сылтама буенча уза һәм анкета тутыра, үзенең кәрәзле телефон номерын күрсәтә. Шуннан соң аңа билгесез кеше шалтырата, кертемнәр һәм табыш схемасы турында сөйли һәм ярдәм тәкъдим итә. Алга таба зыян күрүче банк счетыннан әлеге фирма счетына 365 мең сум күләмендә акча күчерә. Күпмедер вакыттан соң зыян күрүче биржадан акча чыгарырга була. Әмма биржа вәкиле аны һәрвакыт көтәргә үгетли, чөнки бәяләр арта, һәм аның кереме арта. Ул чакта зыян күрүче Интернетта фирманың исемен эзли һәм әлеге фирманың мошенниклык белән шөгыльләнүе турында фикерләр укый башлый. Ә программа автомат рәвештә юкка чыгарыла. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык»РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International