Бөгелмә ХКС белән турыдан-туры элемтәгә чыгачак

2020 елның 4 декабре, җомга

Якшәмбе көнне, 6 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә бөгелмәлеләр Халыкара космос станциясе якташы, космонавт Сергей Рыжиков белән элемтәгә чыгачак. Диалогка Бөгелмә укучылары һәм яшьләре чакырылган.

Искәртеп, экипаж 14 октябрьдә космоска Байконур космодромыннан китте һәм анда якынча 177 тәүлек, 2021 елның 9 апреленә кадәр уздырачак. Сергей Рыжиковның "Союз МС-02" корабле командиры һәм МКС-49/50 бортинженеры сыйфатында беренче очышы 2016 елның 19 октябрендә старт алды. Аның озынлыгы 173 тәүлек 3 сәгать 16 минут тәшкил итте. 2018 елның 13 ноябрендә космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Сергей Рыжиковка «Алтын Йолдыз» медале белән Россия Герое исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International