Онлайн-чара 11 декабрьгә 10:00 сәгатьтә планлаштырылган.
Катнашучылар махсус салым режимнары, аларны куллану шартлары, күчү үзенчәлекләре һәм тәртибе, шул исәптән 2021 елның 1 гыйнварыннан эшчәнлекнең аерым төрләре өчен ЕНВДны гамәлдән чыгару турында фикер алышачак. Моннан тыш, эшкуарлар сораулар бирә алалар.
Вебинарга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://w.sbis.ru/webinar/ufns160712
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан бирелә торган ярдәм программалары буенча мәгълүматны 8-967-372-82-70 телефоны буенча, шулай ук Instagram битендә (Бөгелмә муниципаль районындагы төбәк вәкиле – Александр Горинов) алырга мөмкин.