Бөгелмәдә узган атнада 8 коронавирус очрагы ачыкланган

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә районындагы территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгов шәһәрдәге эпидемиологик хәл турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, соңгы атнада Бөгелмәдә коронавирус белән авыруның 8 очрагы теркәлгән.

Хәзерге вакытта Бөгелмәдә 17 пациент COVID белән авырый, 45 терелгән, 12е медицина күзәтүендә. 535 хастаханәдән тыш пневмонияле амбулаториядә дәвалана, 356 сезонлы ОРВИ белән авырый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International