Бөгелмә мэриясендә теләкләр язылган чыршы урнаштырдылар, аларны дәүләт хезмәткәрләре тормышка ашырачак. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, очрашуда катнашучыларга, яшь бөгелмәлеләрнең теләкләрен үтәргә тәкъдим иттеләр: утырышлар залында аларның хыяллары язылган уенчыклар эленгән чыршы урнаштырдылар.
Дәүләт хезмәткәрләре «ДоброДом» волонтерлык хәрәкәтенең «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә икенче ел рәттән катнаша. Акциянең төп максаты – халыкның социаль яктан якланмаган катламнарының - авыр тормыш хәлендә булган, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең, күп балалы гаиләләрнең теләкләрен үтәү.
Бөгелмә мэриясе, учреждение һәм ведомство хезмәткәрләре балалар хыяллары язылган открыткаларны алдылар. Яңа 2021 ел алдыннан игелекле тылсымчылар адресатларга бүләкләр тапшырачаклар.