Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Шуны истә тотарга кирәк, пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела:

* төрле функциональ билгеләнештәге биналарда һәм корылмаларда;
* шартлау куркынычы һәм янгын куркынычы булган объектлар территорияләрендә, тимер юлларны, нефть үткәргечләрне, газ үткәргечләрне һәм югары вольтлы электр линияләрен аерып алу полосаларында;

* түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә һәм фасадларның, корылмаларның алгы өлешләрендә;
* сәхнә мәйданчыкларында;
* митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру вакытында;
* Россия Федерациясе халыкларының аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектлары, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре, зиратлар һәм дини корылмалар, тыюлыклар, милли парклар территорияләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International