Яңа ел бәйрәмнәрендә Бөгелмәнең авария хезмәтләре тәүлек буе эшләячәк. Бу шәһәр хуҗалыгы объектлары һәм яшәешне тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен оештыру, шулай ук бәйрәм чараларын үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен башкарыла.